22 нче июнь - хәтер һәм кайгы көне. Песәй мәдәният йорты китапханә, мәктәп белән берлектә «Хәтер шәме» дигән акция уздырды. Бу көн- тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Бүген янган шәмнәр дә шул турыда сөйли сыман.