22 июньнән бөтен ил буенча, шул исәптән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе поездларында да, 7 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү бушлай булды. Мондый үзгәрешләр "Тимер юл транспорты уставы" на кертелде. Элек бушлай йөрү 5 яшь белән чикләнгән иде. Поездда барган көнне балага 7 яшь тулса, аның йөрүе дә бушлай башкарыла.
Бушлай билетны рәсмиләштерергә кирәкми. Озата баручы өлкәннәрнең баланың яшен раслаучы документ кулларында булуы һәм, кирәк булганда, аны контролерга күрсәтүе мөһим.
Мәктәп яшендәге балалар өчен төрле төбәкләрдә субъектлар администрацияләре тарафыннан билгеләнә торган төрле ташламалар бар.