Электрон хезмәт кенәгәсеннән электрон рәвештә белешмәләр

2022 елның 24 июне, җомга

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) шуны искә төшерә: законнардагы үзгәрешләр нигезендә, хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны кәгазьдә генә түгел, ә электрон рәвештә – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында да алырга мөмкин. www.gosuslugi.ru (РПФ сайтында шәхси кабинет аша) www.es.pfrf.ru ), йә  смартфоннар өчен  махсус кушымта аша

Электрон документ формасындагы Өземтә РПФның электрон-цифрлы имзасы белән раслана һәм юридик әһәмияте буенча кәгазь аналогтан калышмый. Аны теләсә кайсы мәгълүмат тапшыручыда сакларга, бастырып чыгарырга яки шунда ук таләп урыны буенча электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә алырга кирәк булган гражданнарга www.gosuslugi.ru сайтында  «хезмәтләр» бүлегенә керергә һәм «эш һәм мәшгульлек»не сайларга кирәк. Алга таба - «Хезмәт хокукы» төймәсенә басарга һәм «Электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтә»гә заказ бирергә. Соратып алганнан  соң формалаштырылган документ гражданинның шәхси кабинетына киләчәк.

РПФ сайтында шәхси кабинетка керү өчен www.gosuslugi.ru  сайтында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлергә һәм расланган исәп язмасын алырга кирәк 

Әгәр гражданин формалаштырылган өземтәне электрон почтага алырга тели икән, моны «Электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә эшләргә була, шул ук вакытта «Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәгә заказ бирергә» опциясен сайлап. Мәгълүмат белән танышканнан соң, «соратып алырга» кирәк.

Мөһим! 2021 елдан хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр белән өземтә яңа бүлек белән тулыландырылган, анда «эш чорлары» графасында 2019 елның 31 декабренә кадәр хезмәт эшчәнлеге чорлары чагылдырыла.

Моннан мәгълүматны шулай ук РПФның территориаль органына мөрәҗәгать итеп (кабул итүгә алдан язылу буенча), КФҮ аша гариза биреп, кәгазьдә алырга мөмкин, 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International