«Җәйге төсләр»

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Җәйге төсләр» дип исемләнгән балалар концерты оештырды. Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар бик матур биюләр башкардылар, үзләре яраткан җырларны җырладылар, хәтта акробатик номерлар да тәкъдим ителде. Малайлар да бик актив булды. Балаларның шат йөзләре, бәхетле елмаюлары бәхет өчен күп тә кирәк түгеллеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International