Матурлыкның тылсымлы көче

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

6 июль көнне Песәй авыл китапханәсендә “Матурлыкның тылсымлы көче” исмеле матурлык сәгате үтте.  Аны Менделеевскидан матурлык буенча консультант Елена Смородина үткәрде. Очрашуны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышладылар, ул ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә.

Бәйрәм хөрмәтенә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Чара барышында Елена бит тиресен дөрес тәрбияләү буенча мастер-класс үткәрде. Мастер-класста катнашучылар декоратив косметика палитрасы белән таныштылар, хушбуйларның хуш исләренә чумдылар, тирене дөрес тәрбияләү, ошаган продукцияне куллану буенча квалификацияле тәкъдимнәр алдылар.

Мастер-класста һәр хатын-кыз, барлык өй эшләрен һәм мәшәкатьләрен калдырып, матурлык дөньясына чума һәм вакытны бик яхшы үткәрә алды.

Матурлык буенча консультант Елена Смородинага профессионализм, искиткеч мастер-класс һәм бүләкләр өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Сезне яңадан күрүгә шатбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International