Тихоново авыл китапханәсе балалар өчен «Китапларның каникуллары юк» дигән күңел ачу чарасы оештырды һәм үткәрде.
Китапханәче белән балалар А.Барто, С.Маршак, С.Михалков шигырьләрен укыдылар, “Ох уж эти сказки” әдәби викторинасында катнаштылар. Балаларга әкият тематикасына табышмаклар презентациясе тәкъдим ителде һәм “Мин үземнең яраткан әкият героен асфальтта ясыйм” дигән конкурс үткәрелде. Чара ахырында балалар “Җәйге уку - бу маҗара” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, мультфильмнар карадылар һәм баллы призлар алдылар.