Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия бәйрәме - Петр һәм Февроньяны искә алу көненә багышланган гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 2008 елдан әлеге дата Россия Федерациясенең рәсми бәйрәме булды.
Песәй авыл китапханәсендә дә балалар өчен гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Барысы да мәхәббәт белән башлана” дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Укучылар Петр һәм Февронья Муромскийларның мәхәббәте турындагы риваятьне кызыксынып тыңладылар.
Шулай ук мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненең символы - иң гади ромашка чәчәге булуын белделәр. Ромашка бит Россиядә иң танылган һәм яраткан чәчәк, һәм, очраклы түгел, борынгы заманнардан ук ул мәхәббәт символы булып санала.
Балалар гаилә кыйммәтләрен белү конкурсларында рәхәтләнеп катнаштылар. «Ромашка нежный лепесток» мастер-классында катнаштылар. Ромашкалардан фотозона ясадылар һәм шатланып истәлеккә фотога төштеләр. Балалар вакытны күңелле һәм кызык үткәрделәр, гаиләнең - сине һәрвакыт көтеп торган, синең уңышларыңа сөенгән, шатланган йорт булуын белделәр.