Балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Бомбино” уен үзәгеннән балаларны “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Үзәк китапханәдә ачылган виртуаль концерт залына чакырдылар.
Монда артистларның һәм коллективларның чын вакыт режимында яки язмада иң яхшы чыгышларын карарга һәм тыңларга мөмкин. Балалар Николай Грибачевның куян Коська һәм аның дуслары турындагы хикәяләре буенча музыкаль-әдәби композицияне рәхәтләнеп тыңладылар.
Мондый очрашуларның форматы балаларда иҗат тәмен формалаштыру өчен мөһим.