Тойгуҗа авыл китапханәсендә балалар шагыйре, прозаик Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать узды.
Китапханәче балаларны язучының биографиясе, аның шигырьләре белән таныштырды.
Аның шигырьләре игелеккә өндиләр, гүзәллек, ихласлык, тугрылык, әти-әниләренә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды.
Чара барышында Роберт Миңнуллинның "Малай – шалайлар" , "Мин мактанчык түгел !» шигырьләрен укыдылар
Яшь китап укучылар Р. Миңнуллин шигырьләрен яттан сөйләп, үзләре белән күңел җылысын һәм мәхәббәтен алып киттеләр.