Тойгуҗа авыл китапханәсендә язучы Р.Г.Ишморатованың тууына 105 ел тулуга багышланган “Яшьлегем-голбакчам” әдәби сәгате үткәрелде.
Чара барышында китапханәче укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды. Р.Г.Ишморатова 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Автор хәзерге тормышның төрле якларын яктырткан хикәяләре һәм очерклары белән билгеле.
“Әйтер идем йөрәк серләремне” комедиясе, “Яшьлек канат җәйгәндә” пьесасы республика театрларында уңышлы куелышлар дип санала, китаплар булып басыла. Р.Г.Ишморатованың барлык әсәрләрендә дә төп тема сыйфатында яшьләрнең тормышка карашы арасындагы үзара бәйләнеш чагылыш таба.