Сәйтәктә Казан бәйрәме

2022 елның 22 июле, җомга

21 июль – Сәйтәктә Казан бэйрәме.
21 июль көнне Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. авылның өлкәннәренә кереп бәйрәмнең йолалары,тәртипләре белән танышты.
Һәр өйдә тәбикмәк, мич ризыклары исе анкып тора.Бәйрәм рухы сизелә. Соңыннан, хөрмәт һәм искә алу  йозеннән, пешкән ризыкларны ,тәм-томнарны кабер өстенә (зияратка) куялар.«Соңыннан ул ризыкларны кошлар куккә алып менеп китәләр» дип тә әйттеләр.
Авылның яше -карты зияратка бара. Читтән кайтучылар да бик куп. Кабер өсләрен чистарталар.Бөтен жирдә тәртип. Монда келәү әйтеп якыннарың туганнарын искә алалар.
Улгәннәрне менә шулай искә алу бик куркәм йола, бәйрәм.

Бәйрәм тарихы белән танышып китик.
1579 елда Изге Мария Ана Казандагы Матрона (соңыннан ул монахиня була) исемле бер кызга өч мәртәбә күренгән. Ә ул стрелецлар йөзлеге башлыгының кызы булган. Казан Изге Ана иконасы шул кызларның янган йортлары биләмәсендә табылган.
1591 елда бу иконаның могҗизалы көчкә ия булуын таныйлар. Ул табылган урында хатын-кызлар өчен Казан Богородица монастыре төзелә. Аның беренче монахинясы – әлеге Матрона.  “Казан иконасы” турында ишетмәгән бер генә керәшен дә юктыр, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International