23 нче июль көнне балалар өчен купкырлы талант иясе җырчы-башкаручы, шагыйрь, театр һәм кино актёры Владимир Высоцкий иҗатына багышланган әдәби-музыкаль сәгать уткәрелде. Балаларга куренекле шәхеснең тормыш юлы турында видеоролик күрсәтелде, аның башкаруындагы җырлар яңгырады. Кичәдә балалар шулай ук Владимир Высоцкийнын иң танылган матур шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.