"Серле табигать"

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Песәй мәдәният йорты балаларга һәм яшүсмерләргә экологик тәрбия бирүдә актив катнаша. Әлеге юнәлеш еллар узган саен үзенең мөһимлеген югалтмый, чөнки кешелек тарихы табигать белән аерылгысыз тыгыз бәйләнештә тора. Чираттагы экологик тәрбия эше 26 нчы июль көнне викторина формасында үткәрелде. Балалар табигать белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирделәр һәм үзебезнең туган ягыбызда үсә торган дару үләннәре белән таныштылар. Кичә ахырында балалар "Серле табигать" уенында бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International