"Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле" ди татар халык мәкале. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан Песәй авылы мәдәният йортында балаларга дуслык турында эчтәлекле мультфильмнар күрсәтелде. Соңыннан Рафаэль Кабиров балалар белән караган мультфильмнарнын эчтәлеге турында фикер алышты. Балалар шулай ук дуслык турында матур шигырьләр укыдылар. Әлеге кичә яшь буын өчен дуслыкны сакларга кирәклеген, чын дусның сыйфатларын аңларга зур тәрбияви этәргеч булды.