7 нче август көнне Песәй авылы мәдәният йортында балалар өчен «Иксез-чиксез кино дөньясы» дип аталган кичә үткәрелде. Чара кино сәнгате барлыкка килү һәм аның үсеш тарихына багышланган эчтәлекле презентация белән башланды. Кичә барышында балалар «Мультфильм белгечләре» дигән викторинада бик теләп катнаштылар.
Викторина сораулары төрле иде: әкият геройларын сурәтләү, үзләренә генә хас булган билгеле бер предмет яки әйтем буенча искә төшерү.
Чара ахырында нәниләргә Наҗия Гыймадиеваның «Елак батыр» дигән мавыктыргыч балалар фильмы күрсәтелде.