7 август көнне Турай мәдәният йорты каршында балалар өчен татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды, бәйрәмдә балалар «Сабантуй» җырын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, барлык катнашучылар да түгәрәктә «Әйлән - бәйлән» уйнадылар. Бәйрәмне оештыручылар белән балалар «Кайсы команда тизрәк чиләк белән су тутырачак», «Йомырка белән йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», "Табакта бию" һәм «Аркан тарту» бәйгеләре үткәрделәр. Бәйрәм күңелле, матур, дәртле, табышмаклар һәм мәзәкләр белән узды. Балаларда бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр калды.