Физкультурачылар көне

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Әлеге көн уңаеннан, Песәй мәдәният йорты мәйданчыгында китапханә белән берлектә "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Беренче чиратта сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Кичәгә җыелган балалар өчен бик күңелле уен-конкурслар әзерләнде. Иң мөһиме: алар рәхәтләнеп уйнадылар, бик актив булдылар. Ахырда спорт яратучыларга призлар өләшенде, тәмле соклар, конфетлар да аларның кәефен тагын да  күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International