Синең яраткан журналларың

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Балалар журналлары баланы уку дөньясына озатучылар булып тора, үзләрен өлкәннәр итеп тоярга, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә. Журналлар иҗади идеяләр һәм илһам чыганаклары, акыл өчен "витаминкалар". Тойма авыл китапханәсендә “Синең яраткан журналларың” дигән журнал каруселе узды.

Балалар «Сабантуй», «Салават күпере», «Күңелле геройлар», «Фантазеры», «Простоквашино», «Непоседа» балалар журналлары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Журналларның тышлыклары ачык, матур, шуңа күрә балаларның игътибарын шунда ук үзенә җәлеп итәләр. Журналлар өстәмә уку, ял һәм күңел ачу,  кызыклы мәгълүмат алу  өчен кирәк   Балалар рәсем ясарга, кисәргә өйрәнделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр һәм башваткычлар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International