Барлык һөнәрләр арасында иң борынгы, иң абруйлы, иң мактаулы - игенче хезмәте. 19 нчы август көнне, кыр батырларының кичке аш вакытында, Песәй авылы үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. Уңган авыл хезмәтчәннәренең күңелләрен күтәреп, рәхмәт сүзләрен җырларга төреп биреп, аз булса да ял мизгелләре бүләк иттек. Тынгысыз җаннар концерт программасын да карап бетермичә эшкә тотындылар. Мең рәхмәт сиңа, игенче! Өстәлләргә килгәнче күпме юл үткән, күпереп пешкән икмәкне ашаучы һәркем сиңа мәдхия җырлый.