Татарстан Республикасы көне төбәктә бөтенхалык бәйрәме. Шәһәрләр, авыллар, төбәкләр тантаналы, бәйрәмчә төс ала. 31 августта Камай мәдәният йорты әлеге бәйрәм уңаеннан велосипедларда узышлар оештырды.
Бу ярыш түгел, ә бәйрәмчә велосипедлар узышы иде. Барысы да тыныч кына, бер-берсен узып китмичә, велосипедта рәхәтләнеп йөрделәр, финишка да бик яхшы кәеф белән килделәр. Балалар вакытн күңелле үткәрделәр, велосипедта йөрүдән һәм юлда очраган авыл халкының елмаюыннан энергия алдылар. Аннары узышта катнашучылар татар җырлары көенә бераз дәртләнеп биергә дә өлгерделәр. Татарстан Республикасы көненә багышланган велосипед узышлары уңышлы үтте!