Ижевка урта мәктәбендә һәм 2 нче мәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә узды.
Менделеевск районында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы, Менделеевск районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Алгуатов Константин Риф улы белән берлектә, белем көненә багышланган тантаналы линейкада әңгәмә үткәрделәр, балаларга юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр: җәяүлеләр кичүе буенча машинаның тукталуына инанып, светофорның яшел төсенә генә йөрү кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу. Шулай ук ата-аналарга автомобильдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, балалар креслосы булырга тиешлеге, баланы һәм үзеңне куркынычсызлык каешы белән эләктерү кагыйдәләрен онытмаска киңәш иттеләр. Шулай ук педагогларга һәм ата-аналарга өйдән чыкканчы кагыйдәләрне искә төшерү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Укучыларны белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котладылар! Әңгәмә ахырында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы беренче сыйныф укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр, яктылыкны кайтаручы элементлар беркетелгән сумка-шоперлар тапшырды.