2023 елның 1 гыйнварыннан соң эш бирүчеләргә хисапларны үзгәртү турында

2022 елның 2 сентябре, җомга

237-ФЗ номерлы федераль закон белән «Мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу турында» 1996 елның 1 апрелендәге 27-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелә[1], шул исәптән шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу мәгълүматларын бирү тәртибен һәм срокларын үзгәртүне күздә тота.

27-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясы нигезендә, шәхси персональ исәпкә алу белешмәләре, шулай ук җиитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерүгә исәпләнгән иминият кертемнәре турында белешмәләрне дә кертеп, мәгълүматларның бердәм формасы составында тапшырылачак, ул «Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү турында» 1998 елның 24 июлендәге №125-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә квартал саен тапшырыла.

Иминиятчеләр тарафыннан белешмәләрнең бердәм формасы составында Россия Социаль фонды органнарына индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу өчен түбәндәге белешмәләр тапшырылачак:


хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр;


гражданлык-хокукый характердагы килешүләрне төзү/туктату даталары турында белешмәләр һәм башка реквизитлар;


иминият стажы турында белешмәләр;


дәүләт (муниципаль) учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм эшчәнлек алып бару шартлары турында белешмәләр;


тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре күчерелгән һәм эш бирүче тарафыннан түләнгән иминләштерелгән затлар турында белешмәләр;


җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерүгә исәпләнгән иминият кертемнәре турында белешмәләр.

Шул ук вакытта 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап хисап чорларында иминиятләштерүченең Россия социаль фондына эш факты турында белешмәләр тапшыру бурычы юкка чыгарыла (СЗВ-М формасы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International