Татарстанлылар шәхси эшмәкәрләрнең балаларны укыту һәм карау буенча хезмәтләре өчен ана капиталы белән түли алалар

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр итүенчә, пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен түләүгә ана капиталы белән эш итү турындагы гаризаларын карый башлаган.

Элек санап үтелгән хезмәтләрне алар юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына түләргә мөмкин иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ана капиталын ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин. Беренчесе - килешү кем белән төзелә, шәхси эшкуар статусы булу. Мондый очракта үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү туры килми. Шуңа күрә шәхси репетитор хезмәтенә акчаны, мәсәлән, һөнәри керемгә салым буенча яки, гомумән, беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә тотарга ярамый.

Икенче шарт - эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булу. Ул шәхси мәктәптә яки балалар бакчасында баланы укытуга һәм карап тотуга акчалар белән эш иткәндә генә түгел, ә укытучы белән шәхси шөгыльлшнгәндә дә, шулай ук бала караучы яллаганда да кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International