Әлфия Когогина Яр Чаллыда театр ачылу тантанасында: бүгенге тантанага өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт!

2022 елның 2 сентябре, җомга

Чаллыда «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачу тантанасы булды.

Тантаналы ачылышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина катнашты: «Күзләрдә шатлык яшьләре һәм күңелләрдә шатлык хисләре белән без бүген театрның гүзәл бинасын ачтык. Бу Россия Президенты Владимир Путин карары һәм Татарстан командасының федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә килешеп эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды. Төзүчеләргә, проектлаучыларга, экспертларга, шәһәр башкарма комитетына, театр коллективына һәм бүгенге тантанага мөмкин булсын өчен үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт! "- дип шәрехләде парламентарий.

Элек театр җайлаштырылган биналарда урнашкан булган. «Чаллыда күп еллар республиканың алдынгы театр коллективларының берсе-  «Мастеровые» театры уңышлы эшли.  Аны тамашачылар бик ярата, билетлар спектакльгә кадәр  үк таратылып бетә, рәхмәтле тамашачыларның тулы залы һәр куелышны озата бара. Әмма актерлар яши торган уңайлы бина, декорацияләр өчен мәйданнар булмау, искергән җиһазлар театрның лаеклы эшчәнлегенә комачаулый торган тискәре факторлар булып тора. Без барыбыз да, шәһәр администрациясе, республика хөкүмәте, мәдәният министрлыгы, ярты миллионлы шәһәрдә рус драма театрының лаеклы, заманча, иҗади очыш өчен уңайлы шартлары булсын өчен көчләрне берләштерергә тиеш! "- дип билгеләп үтте Когогина.

Объектның бәясе - 2 млрд сумга якын, шуларның 1,08 млрд - федераль акчалар. Биредә ике зал (492 һәм 100 урынга), әйләнеп торучы сәхнә, тавыш яздыру студиясе, балалар бүлмәсе, фотоостаханә, күргәзмә залы, архив, видеотека, тегү остаханәләре, буфет, бэби-театр, административ һәм хезмәт бүлмәләре, зур мәйданда машиналар кую урыны

Театр ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм шәһәр советы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International