2022 елның 5 сентябре 8.00 сәгатьтән 2022 елның 12 сентябре 10.00 сәгатькә кадәр Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан (алга таба – шәхси ярдәмче хуҗалыклар) ике һәм аннан да күбрәк сыерлары булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга таналар һәм азык алуга киткән чыгымнарны каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Субсидияләр бирүнең максаты-сөт сыерларының баш санын һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне саклап калуны тәэмин итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт сыерларының баш санын арттыруны стимуллаштыру.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданга субсидияләр аларга субсидияләр бирү буенча йөкләмәләр кабул итү шарты белән бирелә (алга таба - субсидия бирү нәтиҗәсе).
Субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырыла (https://mendeleevsk.tatarstan.ru/) «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә шулай ук субсидия бирү тәртибе белән Менделеевск ш., Фомин ур., 19 йорт, 508 каб. адресы буенча танышырга мөмкин.