Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә атналык эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды.

Киңәшмә башында Ләйсән Камил кызы Чернобыль атом станциясе авариясен бетерүдә катнашучы -Сәмигуллин Рафаил Равил улына дәүләт торак сертификаты тапшырды. Әлеге сертификат федераль бюджет хисабына бүлеп бирелгән. Суммасы 2 677 782 сум.

Алга таба узган атналардагы вакыйгалар һәм агымдагы планнар турында Ләйсән Камил кызы сөйләде.

Аннары алар эш көн тәртибенә күчтеләр.

1. Менделеевск шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрелгән чаралар турында Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Константин Макаров сөйләде.

2. Менделеевск муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем көнен үткәрү турында «ММР Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазифаларын башкаручы Луиза Гайфуллина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International