2022 елның 1 июлендә Россия Пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләүне актив режимда рәсмиләштерүгә 2 ел тулды. Димәк, әлеге категория гражданнарына түләүләрне билгеләү өчен РПФның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Фонд белгечләре барлык кирәкле гамәлләрне гражданның гаризасыннан башка инвалидларның федераль реестрыннан мәгълүматлар нигезендә мөстәкыйль рәвештә башкаралар.
Әлеге билгеләнеш инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары буенча Россия Пенсия фонды тарафыннан билгеләнә. Рәсмиләштерү процедурасы Россия Пенсия фондына инвалидлык билгеләү турында Федераль реестрдан өземтә кергәннән соң 10 көн эчендә башкарыла.
Кешегә айлык акчалата түләү билгеләү турында хәбәр итү дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, электрон почта адресына яки смс-хәбәрнамәдә алына.
Мондый хәбәрне алганнан соң, гражданга «пенсия һәм башка социаль түләүләр китерү турында»гариза бирергә кирәк. Аны дистанцион – шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләре порталында яки РПФ сайтында, шулай ук Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә яки КФҮтә тутырырга мөмкин. Әгәр гражданинга элегрәк Пенсия фондына түләүләр билгеләнгән булса, җибәрү турында гариза бирергә кирәкми.