"Балаларга- китап"

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

6 нчы сентябрь көнне, китап укучылар көне уңаеннан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында "Балаларга- китап" дигән матур чара оештырды. Нәниләргә көз, балалар бакчасы турында шигырьләр укылды, хайваннар дөньясына рәсемнәр буенча сәяхәт кылынды, сөйләшү уздырылды. Балалар берсеннән-берсе уздырып, жираф, фил, башка хайваннар турында белгәннәрен сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасына матур китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International