Роспотребнадзор: гриппны һәм вируслы тын юлы инфекциясен профилактикалау буенча киңәшләр турында

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Грипп   кискен  вируслы тын юлы инфекцияләре (ОРВИ) төркеменә керә. Авыру кискен башлану, кызышу (тән температурасы 38°C һәм аннан да югарырак), гомуми сулыш юлларының зарарлануы белән характерлана.

Гриппның авыр агымында еш кына йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, үзәк нерв системасының җитди зарарланулары барлыкка килә. Грипптан соң киң таралган катлауланулар булып синуситлар, бронхитлар, колак авырулары, хроник авыруларның кискенләшүе тора.

         Авыруның авыр формалары грипп эпидемиясе чорында аеруча еш теркәлә, ул ел саен кышкы-язгы чорга туры килә һәм грипп вирусларының гадәттән тыш югары активлыгы белән аңлатыла.

         Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча ел саен грипп һәм кискен респиратор аырулар белән планета халкының 10%  авырый

         Хәзерге вакытта грипптан һәм аның катлаулануларыннан саклануның иң нәтиҗәле һәм үтемле чарасы булып вакцинация тора.

         Россия Федерациясе территориясендә халыкны иммунизацияләү өчен кулланыла торган гриппка каршы хәзерге вакциналар составына бары тик БССО тарафыннан киңәш ителгән А/Н1N1, А/Н3N2 һәм В гриппы вирусларының генетик материалы фрагментлары гына керә, шуңа күрә вакциналар авыру (грипп) китереп чыгара алмыйлар. Әмма вируслар геномының бу кыска участоклары кеше организмында иммун җавабы формалашсын өчен җитәрлек.

         Грипптан вакцинация 100% саклану бирми. Шул ук вакытта ул авыруның авыр агымыннан һәм аның катлаулануыннан саклый, авыруның киң таралуына комачаулый. Гриппка каршы халык никадәр күбрәк прививка ясатса, иммунитет дәрәҗәсе шулкадәр югарырак, грипп белән авыручылар шулкадәр кимрәк һәм бу авырудан катлауланулар азрак.

         2022-2023 еллар сезонына Төньяк ярымшар илләре өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакциналарның түбәндәге составын тәкъдим итте: A/Victoria/2570/2019 (H1N1) pdm09; A/Darwin/9/2021 (H3N2); B/Austria/1359417/2021 (B/Victoria линиясе); B/Phuket/3073/2013 (B/Yamagata линиясе).

Авыруларның эпидемия күтәрелеше башланганчы гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Гриппка каршы прививкалар уздыруның оптималь вакыты - сентябрь-октябрь чоры.

           Гриппка каршы прививка Россия Федерациясенең профилактик прививкаларының милли календарена керә (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2021 елның 6 декабрендәге  1122н  номерлы боерыгы белән расланган). Күрсәтелгән документ нигезендә гриппка каршы бушлай вакцинация узарга гражданнарның түбәндәге категорияләре мөмкин:

- 6 айдан 18 яшькә кадәрге балалар;

- һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирүче мәгариф оешмаларында белем алучы затлар;

- йөкле хатыннар;

- 60 яшьтән өлкәннәр;

- хроник авырулары булган затлар;

- аерым һөнәрләр һәм вазыйфалар буенча эшләүче өлкәннәр (медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт, коммуналь өлкә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре); дәүләт чиге аша чыгару пунктларында хокук саклау органнары һәм дәүләт контроль органнары хезмәткәрләре; социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре;  дәүләт гражданнары һәм муниципаль хезмәткәрләр;

- хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар.

         Милли календарь нигезендә профилактик прививкалар ясау кысаларында халыкка гриппка каршы вакциналар сатып алу өчен акча ел саен федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

         Россия Федерациясе субъектларында грипп һәм кискен респиратор аырулар эпидемия сезонына әзерлек барышында гриппка каршы халыкны иммунизацияләү эше оештырыла. Төбәк бюджетларыннан өстәмә рәвештә милли календарь исемлегенә кермәгән гражданнар категорияләрен түләүсез иммунизацияләү өчен гриппка каршы вакциналар сатып алуга финанс чаралары бүлеп бирелә.  

Гражданнарның гриппка каршы милли календарьда каралган профилактик прививкалар, шулай ук төбәк документларында каралган категорияләренә каршы вакцинация яшәү урыны буенча медицина оешмаларында (поликлиникаларда), уку, эшләү (күчмә прививка бригадалары) урыны буенча оештырыла, кайбер төбәкләрдә - кешеләр күпләп була торган урыннарда вакцинация пунктларында. 2022-2023 еллар сезонында Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитария табибы карары белән гриппка каршы иммунизацияне ил халкының кимендә 60% ын һәм милли календарьда каралган төркемнәрнең затлар саныннан кимендә 75% ын колачларга киңәш ителә, бу авыру очракларының авырлыгын,   шулай ук эпидемия белән бәйле авыруларның авыр очракларын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

         Якыннарыгыз һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклагыз - гриппка каршы прививка ясатыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International