Менделеевск районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

​"Минем җиде балам бар. Озакламый 50 яшь тула. Мин пенсиягә өметләнә аламмы?»

-Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе 50 яшьтә 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булганда билгеләнә.

3 һәм 4 балалы күпбалалы хатын-кызлар да картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын ия. Әйтик, өч бала тапкан хатын - кыз 57 яшьтә пенсиягә чыгарга мөмкин, ә дүрт бала тапкан хатын 56 яшьтә.

Мондый пенсияләрне билгеләү өчен шартлар түбәндәгечә: балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ким дигәндә 15 ел иминият стажы булу.

Пенсия сорап мөрәҗәгать итү вакытын уздырып җибәрмәс һәм аны вакытында билгеләү өчен Пенсия фонды идарәсе белгечләре өч һәм аннан күбрәк баласы булган хатын-кызларны документларын алдан рәсмиләштерергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International