Татарстан Росреестры республика территориясендә 2021 елның 1 сентябрендә старт алган «24 сәгать эчендә электрон ипотека» федераль проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады.
Әлеге проект кысаларында искәрмәләр булмаганда теркәлү вакыты билгеләнгән стандарт 5-7 эш көне урынына 24 сәгать тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, 24 сәгать эчендә беренче электрон ипотека Казанда узган елның сентябрь аеның беренче числоларында теркәлгән.
Лилия Борһанова сүзләренә караганда, теркәү срогын максималь киметергә төбәкнең кредит оешмалары белән җайга салынган кире элемтә мөмкинлек биргән. Татарстанда проектны эшләтеп җибәргәннән бирле барлыгы 24,5 мең шундый ипотека теркәлгән. Күпчелек бер тәүлек эчендә фатирларга һәм торак йортларга хокуклар теркәлә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыска вакытлы перспективада Росреестр бары тик кредит оешмалары һәм төзүчеләр белән электрон хезмәттәшлеккә генә күчәргә тиеш. Бу 2030 елга кадәр ведомствоны үстерү стратегиясенә һәм Росреестрның цифрлы трансформациясе концепциясенә салынган. 2024 елда Идел буе федераль округы төбәкләре электрон рәвештә юридик затлар белән йөз процентлы хезмәттәшлеккә күчү буенча ведомствоның пилот проектында катнашачак.