Озак вакытлы стаж өчен вакытыннан алда пенсия

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе законнары нигезендә зур иминият стажы булган гражданнар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Әйтик, кимендә 42 ел иминият стажы булган ир-атларга һәм 37 елдан да ким булмаган иминият стажы булган хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнче 2 ел алдан, ләкин 60 яшькә (ир-атлар өчен) һәм 55 яшькә (хатын-кызлар өчен) җиткәч кенә билгеләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият стажын исәпләгәндә (ир-атлар өчен 42 ел һәм хатын-кызлар өчен 37 ел) аңа түбәндәгеләр керә:


- Россия Федерациясе территориясендә башкарылган эш һәм (яисә) башка эшчәнлек чорлары, шул чорда Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият кертемнәре исәпләнә һәм түләнә торган шарт белән;


- вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминләштерү буенча пособие алу чоры.

Иминиятләштерелмәгән чорлар: 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау, армиядә хезмәт итү, эшкә яраксыз гражданнарны карау һәм башкалар – бу очракта әлеге нигез буенча вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукы бирә торган иминият стажына исәп-хисап ясамыйлар.

Булган стажны шәхси кабинетта Россия Федерациясе Пенсия фондының рәсми сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында тикшерергә була. Шәхси счетның торышы турындагы хисапны РПФның клиент хезмәтләрендә дә алырга мөмкин.

Агымдагы елда зур иминият стажы булган очракта вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына 1961 елда туган ир-атлар һәм 1966 елда туган хатын-кызлар ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International