Менделеевскида авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

10 сентябрьдән 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Юность» кинотеатры мәйданында атна саен шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәреләчәк.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак:
- үзебездә җитештерелгән сөт продуктлары (сөт, сыр, каймак, катык, эремчек һ.б.)
- кош ите (күркә, тавык, үрдәк, бытбылдык)
- иттән ярымфабрикатлар
- тавык йомыркалары
- бал һәм умартачылык продуктлары
- үсентеләр
- дәвалау үләннәре
- яшелчәләр (бәрәңге, суган, кишер)
- терлек һәм кош-корт өчен ашлык һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International