Бала карау вакыты пенсияне рәсмиләштергәндә әнигә автомат рәвештә исәпкә алына

2022 елның 9 сентябре, җомга

​Россия Пенсия фонды хатын-кызларга пенсияне рәсмиләштергәндә балаларын карау вакытын автомат рәвештә исәпкә ала. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бу вакыт әни булу стажына кертелә һәм аның пенсия коэффициентын арттыра.

Шәхси хисапта карау чорларын чагылдыру өчен мәгълүмат чыганагы булып балалар туу турында ГХАТ реестры мәгълүматлары, ана капиталы өчен мөрәҗәгатьләр турында мәгълүматлар, шулай ук президент указлары буенча балалы гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләр турында белешмәләр хезмәт итә.

Балаларны карау турында мәгълүматны автомат рәвештә хатын-кызларның шәхси счетларына кертү ел саен дистанцион рәвештә бер гариза буенча гына рәсмиләштерелә торган пенсияләрнең өлешен арттыра. Моның өчен РПФ клиент хезмәтенә бару һәм өстәмә раслаучы документлар тапшыру кирәкми.

Исегезгә төшерәбез, бала туганнан соң беренче ел ярым әнигә стажга кертелә һәм аңа пенсия билгеләгәндә 2,7 пенсия коэффициенты бирәләр. Икенче баланы карау чоры дәвамлылыгы буенча шундый ук стаж формалаштырырга мөмкинлек бирә, әмма югарырак пенсия коэффициентлары - 5,4. Өченче баланы карау тагын  ел ярым стаж һәм 8,1 пенсия коэффициенты бирә. Шул рәвешле, өч баланың әнисе 16,2 коэффициентны формалаштырырга мөмкин.

Әгәр дә хатын-кыз бала туганнан соң эшләвен дәвам итсә, пенсияләрне рәсмиләштергәндә аңа иң отышлы коэффициентлар һәм стаж исәпкә алына - эшкә урнашу вакытында яки ул баланы карау  вакыты.

Шул ук вакытта баланың әтисенә, әнисенә исәпләнмәгән очракта, баланың әтисенә исәпләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International