Менделеевскида велосипед юллары челтәрен эшләтеп җибәрделәр

2022 елның 9 сентябре, җомга

Узган җәйдә Менделеевскида 3 километрга якын велосипед юлы барлыкка килде.

Пәнҗешәмбе, 8 сентябрьдә, шәһәрдә җәяүлеләр-велосипед инфраструктурасын тантаналы эшләтеп җибәрү булды. 

Чарада котлау сүзләре белән «Аммоний» АҖ директоры Дмитрий Макаров чыгыш ясады.

Шулай ук  С.Гассар исемендәге мәдәният сарае иҗат коллективлары  зур булмаган концерт программасын әзерләделәр: А.Ахунов халык театрында катнашучыларның программасы (Г.Стрелкова) һәм "Аккорд" вокаль төркеме чыгышы (М.Комарова)


Администрация җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, "Аммоний" компаниясе хезмәткәрләре велосипедларда велосипед юллары буенча беренчеләрдән булып уздылар. Бу юллар шәһәр төзүче предприятие ярдәме белән мөмкин булды.

Җәяүлеләр-велосипед челтәренең озынлыгы 2,8 км тәшкил иткән, шуның 1,6 км ы тулысынча төзекләндерелгән, калганы - тамгалар. 

Велосипедлы юлларны төзекләндерү асфальт җәелгән өслек салудан тыш, тирә-юньне төзекләндерүне дә күздә тота. Шул ук вакытта җәяүлеләргә уңайлылык мәсьәләсе дә исәпкә алынган: юлларда велосипедта йөрүчеләр һәм җәяүлеләр өчен зоналар каралган.Киләсе елда велосипед челтәре өчен тагын 4 километрдан артык асфальт өслек төзелер дип планлаштырыла.

Үзәк сквердан алып Аммоний скверына кадәр бөтен челтәр буйлап яңа ландшафтлы яшелләндерү мөһим элемент булды.

Велосипед юлларын төзү эшләре июньдә башланды, киләсе елда шәһәр тирәли боҗраны тәмамлау планлаштырыла, ә алга таба - стадионга һәм Ушковлар утравына кадәр төшү каралган.

Инфраструктураның беренче этабын башкаруга Аммоний бүлеп биргән акчалар 62 млн сум тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International