Роспотребнадзор: ботулизмны профилактикалау турында

2022 елның 9 сентябре, җомга

Роспотребнадзор ботулизм - үзәк нерв системасын зарарлаучы авыр авыру, һәм ярдәм артыннан вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә, үлем белән тәмамлануы турында искә төшерә. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күргән, шуларның 22 очрагы үлем белән тәмамланган (14,9%). 2022 елның 1 яртыеллыгында ботулизмнан 65 кеше зыян күргән, шуларның 6 сы үлем белән тәмамланган (9,2%).

Өй шартларында консервация әзерләгәндә, нәкъ менә өй эшләнмәләренең еш кына үлем-куркыныч авыруның - ботулизмның сәбәбе булуын истә тотарга кирәк. Ботулизмны барлыкка китерүчеләр кислород керү мөмкинлеге булмаганда гына яшиләр. Нәкъ менә шуңа күрә ботулизм белән еш кына герметик ябык консервлар, тозлыклар һәм йорт җитештерүенең ыславын кулланганнан соң авырыйлар, анда продукт катламына һава үтеп керә алмый, һәм авыру кузгатучыны саклау өчен уңай шартлар тудырыла. Шул ук вакытта азык-төлекнең тышкы күренеше, тәме һәм исе үзгәрми, кайвакыт  консерв банкалары кабармаска да мөмкин.

Табигатьтә ботулизм споралары киң таралган: аларны һәрвакыт суда табалар, бигрәк тә яр буе катламнарында, туфракта 

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ:

1. Очраклы затлардан да герметик ябык банкларда өй консервлаулары продуктларын сатып алмагыз. Сату өчен еш кына азык-төлекне гигиена һәм температура режимын үтәмичә әзерлиләр, эшкәртәләр һәм  саклыйлар.

2. Очраклы затлардан йорт шартларында тозлаган балыкларны сатып алырга ярамый  Балыкның эчәклегеннән, дөрес эшкәртмәгәндә, споралар мускуллар калынлыгына җиңел үтеп керәләр.

3. Өй шартларында гөмбә, ит, балык, кишер, чөгендер һәм укроптан герметик ябык банкларда консервлар әзерләргә ярамый. Бу продуктларны туфракның вак кисәкчекләреннән һәм ботулизм кузгатучыларның спораларыннан юу кыен.

4.Бозылу, черү билгеләре булган продуктларны консервацияләргә ярамый 

5. Гомуми кабул ителгән әзерлек технологиясен бозарга ярамый: тоз, серкә санын киметергә, җылылык белән эшкәртү вакытын кыскартырга.

6.Кабарып торган банкалардан консерва кулланырга ярамый.

МӨҺИМ!

1. Йорт консервларын суыткычта яки базда гына саклагыз.

2. Куркыныч продуктлардан әзерләнгән консерваны ашар алдыннан җитәрлек күләмдә, 15-20 минут эчендә,  югары температура белән эшкәртүгә дучар итегез. Кайнату токсинны, әгәр ул консервларда барлыкка килсә, бетерәчәк. Ботулик токсинга балалар аеруча сизгер. Аларга, беренчел җылылык белән эшкәрткәннән соң гына, өй шартларында консервлар бирергә мөмкин.

Әгәр дә йорт консервларын яки ысланган продукцияне кулланганнан соң сез үзегезне начар хис итсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез һәм, һичшиксез, консерваны ашавыгызны хәбәр итегез. Калган консерв калдыклары булган банканы ташламагыз - аларны лаборатория тикшеренүенә җибәрергә кирәк. Бу чыганакны тизрәк ачыкларга, диагноз куярга һәм дөрес дәвалау башларга ярдәм итәчәк.

Бу гади кагыйдәләрне үтәгез һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International