Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) шәхси эшмәкәрләрнең пенсия хокуклары ялланган хезмәткәрләрнеке кебек үк кагыйдәләр буенча формалашуын искәртә. Аерма шунда ки, хезмәткәрләрнең иминият пенсиясе - эш бирүчеләр түләгән кертемнәре хисабына, ә эшмәкәрләрнең пенсия хокуклары-үз кертемнәре хисабына төзелә.
Эшмәкәр мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәрен салым органнарында теркәлгән вакыттан башлап түләргә тиеш. Шәхси пенсия коэффициентлары саны турыдан-туры ул түләгән кертемнәрнең күләменә бәйле.
ШЭ кертемнәр күләме билгеләнгән. Ул РФ Салым кодексының 430 статьясындагы 1 пунктының 1 пунктчасында билгеләнгән (2022 елда ул 36669,60 сумга тиң). Әгәр эшмәкәрнең кереме 300 мең сумнан артып китсә, билгеле түләүдән тыш, ул арттырылган сумманың тагын 1 процентын түли. Әйтик, шәхси эшмәкәрнең табышы 600 мең сум булса, әлеге эшмәкәрнең РПФна өстәмә рәвештә 3 мең сум акча күчерүе бар. Шул ук вакытта иминият кертемнәре күләме мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәренең сигез тапкырыннан артыграк була алмый.
Иминят кертемнәрен ике төрле ысул белән түләргә мөмкин: бер ел эчендә бөтен сумманы түләү яки ел дәвамында аз күләмдә акча күчерү.
Иминят кертемнәрен фиксацияләнгән түләү күләмендә түләгәндә (36669,60 сум) шәхси эшмәкәр стажына бер ел исәпләнә, ә ШПК күләме, агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча үтәлгән очракта, 1,007 елга арта. Кертемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә бара, шуңа күрә Пенсия фондына күчерелгән түләүләрне раслаучы документларны тапшыру таләп ителми.
Шул ук вакытта бер коэффициент бәясе, билгеләнгән түләү күләме кебек үк, ел саен үзгәрә һәм дәүләт тарафыннан индексацияләнә. 2022 елның 1 июненнән коэффициент бәясе 118 сум 10 тиен тәшкил итә.