Татарстан химия гиганты «Аммоний» АҖ сакчыл җитештерү технологияләрен кертүне дәвам итә. Предприятиенең ике хезмәткәре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча укулар узды. Риназ Хикматуллин һәм Дмитрий Марковцев белем бирү модуле узганнан соң сакчыл җитештерү предприятиесе тренерлары сертификатларын алдылар. Хәзер белгечләр эшнең нәтиҗәлерәк технологияләрен кертү буенча заводның төрле бүлекчәләренә киңәшләр бирәчәк.
«Аммоний» АҖ - «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында актив катнашучы һәм Татарстан Хөкүмәте бәяләве буенча, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Әйтик, элегрәк аммиак селитрасы җитештерүендә бер машинаны төяп җибәрү вакытын 16% ка, шулай ук селитраны җитештерүне 20% ка арттыруга ирешкәннәр.р. Боларның барысына да гадәти процессларга яңа карашлар ярдәм итте. Әйтик, сортлау һәм үтәү хисабына сменаны тапшыру вакыты 20% ка кимегән.
Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5% ка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.