Администрациядә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы булды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Киңәшмә район башлыгы Радмир Беляев җитәкчелегендә узды.

Ул утырыш башында билгеләп үткәнчә, районда 8 айда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе күзәтелә, әмма үлем белән тәмамланган җитди хәлләр дә бар.

Комиссия эшендә юл хәрәкәте иминлеге эшчәнлегенә төренә бәйле профильле структуралар һәм оешмалар вәкилләре катнашты. 

Көн тәртибе бай һәм 4 сорауны үз эченә алды.



Район юлларында авария хәленең торышы турында төп чыгыш белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Алмаз Сафин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча күрсәткечләр 50%ка, үлүчеләр саны буенча 66,7%ка, яралылар саны буенча 63,2%ка кимегән. Әмма юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләр актив дәвам итә. Шулай итеп, ачыкланган мәсьәләләрне хәл итү өчен шәһәр һәм авыл юлларында авария участокларын анализлау өчен комиссия тарафыннан тикшерүләр ясалды. Кайбер участокларда ясалма юл тигезсезлеге урнаштыру, агач һәм куакларны кисү, чокырларга ремонт ясау һәм юл билгеләрен яңарту эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International