Пенсиягә чыгу өчен документларны кайчан әзерли башларга

2022 елның 23 сентябре, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары булачак пенсионерлар белән шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу мәгълүматлары буенча үз вакытында һәм дөрес пенсия билгеләү өчен алдан эш алып баралар. Бу эш нәтиҗәсендә мәҗбүри пенсия иминияте системасында гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматлар кыска вакыт эчендә һәм максималь отышлы күләмдә тәгаенләнә.

Мәгълүматлар белән танышырга, аерым алганда, гражданның шәхси кабинетында Россия Пенсия фондының рәсми сайтында яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында үзеңнең шәхси счетыңнан өземтә алырга була. Бу өземтәдә хезмәт эшчәнлегенең рәсми чоры, стаж һәм шәхси пенсия коэффициентларының саны турында мәгълүмат, шулай ук алар формалашкан кешеләр өчен пенсия тупланмалары суммасы чагыла.

Шәхси счет белән танышканнан соң, гражданга бу белешмәләр белән Пенсия ведомствосының территориаль органына хәбәр итәргә кирәк. Шәхси счеттагы нинди дә булса мәгълүматлар исәпкә алынмаган яки тулысынча исәпкә алынмаган булса, аларны төгәлләштерү һәм раслаучы документлар белән КФҮләргә яки эш бирүче аша документларны киләчәктә Россия Пенсия фондының территориаль органнарына тапшыру өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре дә бу мәсьәлә буенча гражданнарны кабул итә.
Документларны кабул иткәннән соң, пенсия ведомствосы белгечләре аларны рәсмиләштерүнең дөреслеген һәм шәхси исәпкә алу мәгълүматларының туры килүен бәяләячәкләр. Ә кирәк булса, югалган документларны мөстәкыйль соратып алачаклар, гражданин эшләгән архив һәм оешмаларга гарызнамәләр җибәрәчәкләр һәм аңа бу эш нәтиҗәләре турында хәбәр җибәрәчәкләр.

Гражданинга хокук алуга бер ай кала пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә генә кала. Гаризаны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә кермичә, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән КФҮ офисларында электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International