15 июльдә «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул ителә башлады. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләүне формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиаконтент булдырачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Быел катнашучылар өч төрле юнәлештәге иҗади мөкинлекләрен (видео, график дизайн һәм социаль челтәрләр) ачып һәм кино төшерүләрдән башлап, үзләренең креатив контентын булдыра алачак.
Шулай ук быел катнашучылар Вконтакте бергәлекләре өчен контент эшләүдә үз көчләрен сынап карарга мөмкин - гомуми концепция булдырудан алып, төркемне контент белән тулыландыруга кадәр: текст язмалары, виджетлар, лонгридлар, музыкаль сайланмалар һәм хәтта стикерлар.
Проектта катнашучылар тарафыннан булдырылган контент чынбарлык вакыт режимында республика проектлары һәм оешмалары төркемнәрендә, бергәлекләрендә һәм аккаунтларында трансляцияләнәчәк. 15 июльдән 15 августка кадәр Казан шәһәренең Кремль яр буенда узган елларда катнашучыларның эш күргәзмәсе эшләячәк.
Проект нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнәчәк, алар «Маркетинг» юнәлеше курсларында Россия өстәмә һөнәри белем бирү базары лидеры - Skillbox курсларында түләүсез уку мөмкинлеге алачак, шулай ук дипломнар һәм техника сатып алуга бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәк. Барлык катнашучылар да проект тематикасы буенча актуаль әдәбият, шулай ук киләчәктә күңелле призларга алыштыра алачак "Башка эш" платформасыннан промокодлар алачак.
Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: http://atmrt.ru/contentmarathon. Конкурсны уздыру процессы, аның нәтиҗәләре һәм катнашучыларның эшләре турындагы бөтен мәгълүматны социаль челтәрләрдә күзәтегез.
Контакт мәгълүматы:
"Контент-марафон" проекты администраторы - Фәттахетдинова Эльнара
7 937 520 7815, wearetheworld.atm@gmail.com
Социаль челтәрләрдә безнең битләребез:
ВКонтакте - vk.com/we_aretheworld
Сайт: http://atmrt.ru/contentmarathon