«Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклау, укудан тыш вакытта балаларга өстәмә белем бирү һәм мәшгульлек итүнең актуаль мәсьәләләре турында» "кайнар линия" телефоны

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе  белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның, укудан тыш балаларга өстәмә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында»  "кайнар линия" үткәрә.

Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф һәм фән идарәсе «Мәрхәмәт - Шәфкатьлелек» ярдәм итәчәк

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International