Россия дәүләт Пенсия фондында тупланма пенсияне билгеләү өчен ике фактор кирәк: кешенең пенсия тупламалары һәм иминият пенсиясе билгеләү хокукы булырга тиеш. 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алуга хокук бирә торган пенсия яше элеккеге чикләрендә - хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир-атлар өчен 60 яшь кала. Бу пенсия тупланмаларын түләүнең барлык төрләренә кагыла, шул исәптән тупланма пенсияне, вакытлы һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләрне дә. Элеккеге кебек үк, пенсия тупланмалары минималь кирәкле пенсия коэффициентлары һәм стажы булганда билгеләнә: 2022 елда бу кимендә 23,4 пенсия коэффициенты һәм 13 ел стажы.
Тупланма пенсияне билгеләү өчен, хокук барлыкка килгәннән соң, теләсә кайсы вакытта башка мөрәҗәгать итәргә була. Түләүне иминият пенсиясе белән бер үк вакытта да, аерым да билгеләргә була. Әгәр пенсия тупланмалары формалашкан пенсионер аларны билгеләүне сорамаса, ул үзенә уңайлы вакытта тиешле түләүне билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта аның эшләве яки эшләмәве мөһим түгел
Пенсия тупланмалары акчалары, нигездә, 2014 елга кадәр эш бирүчеләр үз хезмәткәрләре өчен күчергән иминият кертемнәренең бер өлеше хисабына формалаша. Эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына иминият кертемнәре өлешен җибәрү дәүләт карары буенча 2014-2022 елларга туктатылды.
Кемдә пенсия тупланмалары бар:
1967 елда туган һәм 2002-2014 елларда эшләгән гражданнарның эш бирүчеләренең тупланма пенсияне финанслауга иминият кертемнәренең бер өлешен түләүләре хисабына;
1953-1966 нчы елгы ир-атларда һәм 1957-1966 нчы елгы хатын-кызларда 2002-2004 нче елларда эшләгәннәргә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият кертемнәренең бер өлешен түләгән эш бирүчеләр. 2005 елдан башлап әлеге түләүләр законнар үзгәрү сәбәпле туктатылды;
ә ирекле иминият кертемнәрен түләгән пенсияләрне дәүләти финанслашу программасында катнашучыларның;
ана (гаилә) капиталы акчаларын тупланма пенсияне формалаштыруга җибәрүчеләрнең.