Гражданнарга даруларга, медицина эшләнмәләренә социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шулай ук инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларыннан баш тарту нәтиҗәләрен аңлатабыз
Бүгенге көндә дару өлешенә акчалата түләү суммасы 1011 сум 64 тиен тәшкил итә, шул ук вакытта медицина препаратлары кыйбатрак та булырга мөмкин. Шуның белән бергә, социаль хезмәтләр җыелмасыннан 2022 елның 30 сентябренә кадәр баш тартучылар, гражданнар сәламәтлеге начарланган очракта, 2023 елда дару алу хокукыннан табигый рәвештә файдалана алмаячак.
Икенче тапкыр табигый рәвештә социаль хезмәтләр җыелмасын алуга гаризаны 2023 елда гына бирергә мөмкин булачак, ә хокуктан 2024 елда файдаланырга мөмкин булачак.