Идарә итүче компания суд приставлары хезмәте белән бергә атнага 2 тапкыр бурычлыларны йөреп чыга.
Мәсәлән, 26 сентябрьдә хезмәткәрләр Тукай урамындагы 19 адрес буенча йөреп чыктылар. Тикшерү нәтиҗәсендә бурычлының автомобиленә арест ясалды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торак-коммуналь хезмәтләр, электр энергиясен Татарстан Республикасы хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша комиссиясез, “Россия почтасы” бүлекчәләрендә, банклар бүлекчәләрендә, Татарстан урамы, 3а адресы буенча Татэнергосбытта түләргә мөмкин.