Тойгуҗа авыл китапханәсендә татар язучысы, актер, драматург һәм прозаик К.Г. Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган "Татар драматургиясендә - Кәрим Тинчурин" дип исмеләнгән әдәби кичә узды.
Чара барышында китапханәче укучыларны драматургның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. К.Тинчурин татар театрының иң яхшы режиссерларының берсе, алыштыргысыз оештыручы, театр белән берничә ел директор һәм сәнгать җитәкчесе сыйфатында җитәкчелек итә, татар актерларының педагогы, тәрбиячесе була. Татар шагыйре Г.Тукайның К. Тинчуринга багышланган шигырьләре яңгырады, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.