Татарстанда күчемсез милекне теркәүнең уртача вакыты ике эш көнен тәшкил итә

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

​Татарстан Росреестры әнә шундый күрсәткечләрне ел башында һәм август азагына чагыштырып китерә. Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне бердәм исәпкә алу һәм теркәү процедурасы буенча вакытлар аеруча кыскарды.

Август аенда Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәүнең уртача срогы 2 эш көне тәшкил иткән. Шул ук вакытта Татарстан Росреестры тарафыннан электрон рәвештә тапшырылган гаризаларны уртача бер көндә эшкәртә.

Ел башы белән чагыштырганда, кадастр исәбен алу срогы ике тапкыр кимегән – 4 көннән 2 эш көненә кадәр. Шулай ук бердәм процедураны үткәрүнең уртача вакыты сизелерлек кимеде: күчемсез милекне кадастр учетына куярга һәм бер үк вакытта аңа хокукларны 3 эш көне эчендә теркәргә була. Элегрәк бердәм процедура буенча күчемсез милекне рәсмиләштерүгә бу ел башында уртача 7 көн, ел уртасында 6 көн китә иде.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатуынча, күчемсез милекне рәсмиләштерү срогы, гамәлдәге законнар нигезендә, 7-9 эш көненнән артып китә алмый (көнкүреш күчемсез милектән кала), ә бердәм процедура буенча – 12 эш көненнән. Хәзерге вакытта Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерүнең факттагы срогы нибары ике эш көнен алып тора.

"Электрон теркәү килешүләр үткәрүнең иң кирәклесенә әверелде, чөнки мондый формат төзүче проектлар икътисадына уңайлы һәм уңай йогынты ясый, чөнки бу килешүгә кул куярга һәм, нәтиҗәдә, акчаны эскроу-счетларга күчерергә мөмкинлек бирә. Әгәр элек электрон теркәү өлешләп катнашу килешүе генә узса, хәзер шулай ук йортны файдалануга тапшырганнан соң милекне электрон теркәү сервисы да бар. Бу бик уңайлы һәм тиз, моның шулай икәнлегенә инде клиентлар үзләре дә ышанды. Килешүне мондый форматта уздыру өчен сатып алучыга КФҮләргә барырга кирәкми, ә Татарстан Росреестрының оператив эше нәтиҗәсендә күчемсез милекне рәсмиләштерү берничә көн эчендә башкарыла. Нәтиҗәдә, килешү циклы шактый кыскара."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International