2022 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» үткәрә.
Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга түбәндәге вәкилләр ярдәм итәчәк:
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәләре;
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы;
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекләре;
Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе;
Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның төп бюросы;
Россия пенсионерлар берлегенең төбәк бүлекчәсе.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.