2022 елның сентябреннән ОСАГО компенсациясен актив билгеләү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.
Медицина күрсәткечләре нигезендә транспорт чаралары булган инвалидларга (шул исәптән инвалид балаларга), яисә аларның законлы вәкилләренә транспорт чаралары хуҗаларының мәҗбүри граждан җаваплылыгын иминләштерү шартнамәсе буенча алар түләгән иминият премиясенең 50 проценты күләмендә компенсация бирелә.
Пенсия фондының җитәрлек мәгълүматлары булмаган очракта, пенсия фонды бу гражданнарга телефон аша хәбәр итү юлы белән хәбәр бирә.
Инвалидларны реабилитацияләүнең шәхси программасында транспорт чарасы сатып алу өчен медицина күрсәткечләре барлыгы турында бәяләмә булган очракта, күрсәтелгән документ РПФна компенсация белән бергә тәкъдим ителергә тиеш.