Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Казандагы җыю пунктында районнан мобилизацияләнгән ир - атлар янында булды.
Өлешчә мобилизация кысаларында мобилизацияләнгәннәргә ул термо кием һәм башка кирәк-яракларны тапшырды. Очрашу турында ул үзенең Телеграм каналында сөйләде.
«Термо кием, термокружкалар һәм аларга кирәк булган башка кирәкле әйберләрне бирдек. Финанс ярдәмен көтәбез. Тиздән безнең Менделеевск солдатларына 20 мең сум акча күчереләчәк", - дип билгеләп үтте Менделеевск районы башлыгы.
20 мең сум түләү турындагы карар Менделеевск районы Штабы тарафыннан һәр мобилизацияләнгән кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча кабул ителде. Районда кабул ителгән башка чаралар арасында өлешчә мобилизациягә чакырылганнарның балаларына мәктәпләрдә, балалар бакчаларында туклану өчен түләүне бетерү, бассейнга абонементлар бирү, волонтерлар эше. Шулай ук хәзер Менделеевск Лисичанск өчен гуманитар йөк партиясен формалаштыра.